Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
Сабан туе гүзәле
Виталий Агапов көе, Галиәхмәт Шаһи сүзләре
Бар кешенең күзе синдә,
Сабан туе гүзәле.
Бүген сине күзәтерләр,
Мең карашка түз әле.
 
  Кушымта:
  Өйләнмәгән егетләрнең
  Үзәкләрен өз әле,
  Кырыктагы ирләрнең дә
  Үзәкләрен өз әле.
  Җитмештәге бабайларның
  Үзәкләрен өз әле.
  Минем генә үзәгемне,
  Гүзәлкәем, өзмәле.
 
Яндыр әле йөрәкләрне,
Сабан туе гүзәле.
Бүген сине күзәтерләр,
Тимәс микән күзләре?
 
  Кушымта.
 
Җилкет әле күңелләрне,
Сабан туе гүзәле.
Яшел чирәмнәргә басып,
Күзең сирпеп уз әле.
 
  Кушымта.
Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam