Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2398


 
Җыр күңелдә туа
07 августа 1995 г.

   
   
      Күпләр һәвәскәр композитор Виталий Агаповның ике ел элек кенә җырлар яза башлавын ишеткәч, гаҗәпкә калалар. Чөнки аның җырларын төрле бәйрәмнәрдә, радио – телевизордан Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов, Гөлдания Хәйруллина, Зөфәр Билалов кебек популяр җырчылар башкаралар . Шулар өстенә балаларга да бик матур җырлар бүләк итә бит әле ул. Эльмира Зарипова Виталий Агаповның «Мактанчык үрдәк» җыры белән «Тургай - 94» конкурсында лауреат исемен дә яулады инде.


    Эльмира Зарипова «Айгөл» ансамбле быел Төркиядә концертлар куйдылар. Программаларында Виталий Агаповның «Нәни дусларым», «Гөлләрем», шул ук «Мактанчык үрдәк» җырлары бар иде. Өлкәннәр дә, балалар да бу җырларны бигрәк тә җылы кабул иткәннәр. Кызларга аларны әллә ничә мәртәбә башкарырга туры килгән. «Айгөл» ансамбле шушы җырлар язылган кассеталарын бик күп урыннарда бүләк итеп калдырганнар.
Виталий Агапов урта мәктәпне көмеш медальгә, Иваново хәрби училищесын кызыл дипломга тәмамлый. Укытучы булып эшли, институтларга кереп карый.
Ләкин... сәләтне нәселдән нәселгә күчә дигәннәре дөрестер, ахрысы. Аның бабасы скрипкалар ясаган, әтисе бик оста гармунда уйнаган, әнисе биюче булган. Һәм Виталий Агапов, 26 яшендә, беренче мәртәбә кулына гармун ала һәм аннан аерыла алмый...
Соңгы ике ел эчендә генә дә 38 җыр җыр иткән ул. «Минем бит музыкаль белемем юк, ноталар да танымыйм мин, - ди Виталий Васильевич, - җыр күңелдә туа. Рөстәм Хәйруллин, Әнәс Мәрдәншин, Азат Хөсәеновлар миңа көйләрнең ноталарын язарга булышалар.
Әле күптән түгел балалар өчен «Әбием әкиятләре» дигән яңа җыр яздым һәм өйрәнергә Марат Фәйрушинга бирдем».
Декабрь аенда «Моңлы Чаллы» студиясе дә оештырды әле Виталий Агапов. Бу студия Зшй, Тукай һәм башка якын – тирә районнарындагы клублары булмаган кечкенә авылларга бик еш гастрольләргә чыга. Туган авылы Сәвәләйдә бик матур «Боламык» яшьләр бәйрәме уздыра башлаганнар. Башкортстанда гастрольләрдә дә булып кайтты «Моңлы Чаллы». Виталий Агапов көйләрен Мирһади Разов, Габделхак Шәмсетдинов, Нәкыя Йосыпова шигырьләренә иҗат итә. Үзенең дә Сәвәләенә, ямьле Зәй буйларына, аның табигатенә багышланган шигырьләре бик күп аның.
Үзе биюче, гармунчы, җырчы, шагыйрь – менә шундый кызыклы кеше ул Виталий Агапов.
Редакциябезгә кунакка килгәч, «Көмеш кыңгырау» укучыларына нинди теләкләр әйтер идегез? – дип сорадым мин аннан.
-        «Көмеш кыңгырау»га һәрвакыт язылсыннар һәм мәктәптә
тырышып укысыннар, - диде ул.
Лена Гарифуллина.
«Көмеш кыңгырау» 7 – 13 август, 1995 ел

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam