Виталий Агапов - татарская музыка

Опрос
Какой из моих альбомов Вам больше всего нравится?

Проголосовало: 2399


 
"Боламык"ка бардыгызмы?
02 июля 1994 г.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе ул. Халык бәйрәмнәре шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып тора. Эш шунда, әлеге бәйрәмнәрдә халыкның олысы – кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә. Бәйрәм вазифалары теләп, шатланып үтелә.


Шулай итеп һәр кеше, үзе дә сизмәстән, үзара аралашу, үз – үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәркемнең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шунда була. Алар аны, кайда гына булмасын, авылыны, төбәгенә тартып тора.
Һәр милләтнең хәтта авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре бар. Керәшеннәрдә инде онытылып барган йола бәйрәмнәре бик күп. Шундый бәйрәмнәрнең берсе узган ял көнендә Сәвәләйдә үткәрелде. Сәвәләй үзенең элеккеге бик матур бәйрәмен яңартты. Халык телендә ул «Боламык» бәйрәме дип атала. Бу бәйрәмне Яшьләр Тройсыны яки Кыз Тройсыны дип тә атаганнар. Чөнки ул Тройсынның алдагы атнасында булып, анда бары яшьләр кызлар күңел ачкан.
Шимбә көнне авылга Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй һәм башка шәһәрләрдән күп санлы кунаклар кайтты. Кайтмыйни, аларның күбесе моннан 30 ел элек үткәрелеп килгән «Боламык»ны әле дә хәтерлиләр бит. Кич җитүгә, кунаклар һәм авыл халкы мәдәният йорты бакчасына җыелды. Атна буе явып интектергән яңгыр да булмый калды бу матур кичтә. Халык рәхәтләнеп зур эстрада концерты карады. Бәйрәмне оештыручы, «Сәвәләй» җыр – бию ансамбле җитәкчесе, үзешчән композитор Виталий Агаповның иҗади дуслары, Татарстан күләмендә танылган җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Нәсимә Галимҗанова, Габидулла Хөрмәтуллин тамашачыларга моңлы җырларын бүләк иттеләр. Салават Фәтхетдинов концертларын алып баручы нәфис сүз остасы Булат Сәлаховны сәвәләйлеләр бик озак оныта алмаслар. Бу концерт икенче көнне узачак бәйрәмгә халыкны әзерләү дә булды.
Иртәгесе көн тагын да матуррак иде. Яшел бакча халык белән тулган. Һәркем матур итеп киенгән. Бакча янына бер – бер артлы машиналар килеп туктый. Алардан күрше шәһәр һәм авыллардан килүче кунаклар төшә. Аларның кайберләре безгә таныш та. Әнә тезелешеп Менделеев районының Гришкин авылыннан «Бигәш» фольклор ансамбле керә. Әлмәт районының «Кәләй» ансамбле дә түрдән урын алган.
Яңа ел белән Сабан туен искә алмаганда, гел Совет бәйрәмнәреннән, аерым даталар уңаеннан үткәрелгән чаралардан туеп беткән, милли бәйрәмнәргә сусаган халык аларга теләп һәм яратып килә.
-        Мин «Боламык» ка Чаллыдан кайттым, - диде өлкән яшьләрдәге бер түти. – Аның быел зурлап уздырылачагын ишеткәч, зарыгып көтеп алдым. Җанга якын үз бәйрәмнәребез бит, электән килгән йола. Бала чаклар искә төшеп китте. Ул чакларда ничек үтә торган иде ул! Авыл өстендә, су буйларында яңгыраган җыр ике – өч чакрымнан ишетелеп тора иде. Безнең халык, эшнең тәмен белгән кебек, бәйрәм ямен дә, аның кадерен дә белә бит ул.
Бакча эчендә җыр – моң агыла башлады. Салмак кына җырлап, кулга – кул тотышып әбиләр, түтиләр, кызлар «Түгәрәк уен»га чыктылар. Килгән кунаклар да аларга кушылды. Кигән киемнәренең төрлелегеннән, аларның җете төсләреннән күзләр камаша. Тамакса, дәүәтләрнең көмеш тәңкәләре чыңлавы җырлы биюгә тагын да матур төсмер өсти. Өлкәннәр күңелләре белән 17 – 18 яшьлек вакытларына кайттылар, рәхәтләнеп оеп җырладылар. Салмак биюләрне дәртле көйләр алыштыра торды. Берничә урында «Сигезле»не бии башладылар. Килгән кунакларга чиратлап сүз бирелде. Алар әйтергә теләгән фикерләрен җор сүз белән дә, җыр – бию аша да тамашачыга җиткерделәр. Тамашачы дигәч, бәйрәм кызган саен башкаручылар белән аларны карап торучылар арасында аерма юкка чыкты. Барысы да бергәләшеп җырлап – биеп күңел ачты.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре җырчы Николай Храмов төрле төбәк керәшен җырларын зур осталык белән башкарды. Лениногорск районы Федотовка авылыннан килгән кунаклар безнең якта бөтенләй ишетелмәгән көйләрне җырлап күрсәттеләр. Бәйрәмдә керәшеннәрнең онытылган уеннары да уйналды, такмак әйтеп җырлау һәм башка бәйгеләр уздырылды. Әлеге уен һәм бәйгеләрдә катнашучылар җитезлектә, тапкырлыкта, чаянлыкта сыналды.
Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә түгәрәккә олы казан белән боламык боткасы чыкты. Кызлар аны тиз – тиз бүлеп бәйрәмдә катнашучыларга авыз иттерделәр. Әлеге ризыкны капканда һәркем: «И, ходай, исәнлек бир, еллар имин булсын, туклыкта яшәргә язсын», - дип күңеленнән теләк теләде. Бәйрәм тәмамлангач та халык китәргә ашыкмады. Микрофон янына чират тезелде. Аларның һәркайсы озак еллардан соң «Боламык» ны торгызучы, бәйрәмне оештыручы Виталий Агаповка олы рәхмәтен белдерде. Боламык та тәмле пешкән, төерле түгел иде. Тик күңелдә бер төер калды: беренче керәшен бәйрәмен оештыручыларга, бәйрәм уңаеннан колхоз идарәсе, авыл Советы хезмәткәрләре тарафыннан авыл халкына бер – ике җылы сүз әйтелсә, бер дә абруйлары кимемәс иде, югыйсә.
Н.Шамионов.
«Зәй офыклары» 2 июль, 1994 ел.

Хиты
Новые
Магазин

Цена:  250 руб.

Цена:  250 руб.



татарская музыка



© 2024 Виталий Агапов. Все права защищены
Создание и продвижение сайта - Netkam